ОТКРЫЛАСЬ СОВМЕСТНАЯ ВЫСТАВКА, ПОСВЯЩЕННАЯ 130-ЛЕТИЮ СО ДНЯ РОЖДЕНИЯ КАРИМА ТИНЧУРИНА

14 сентября в Национальном музее РТ состоялось открытие выставки «НЕУГАСИМАЯ ЗВЕЗДА» – «СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ», посвященной 130-летию со дня рождения одного из основателей татарского театра, драматурга, актера и режиссера Карима Тинчурина.

С приветственным словом выступили директор Татарского государственного театра драмы и комедии имени К. Тинчурина Фанис Мусагитов, заместитель директора по научно-исследовательской работе Национального музея РТ Светлана Измайлова.

С выставкой гостей познакомили директор Музея Салиха Сайдашева Эльвира Низамутдинова и заведующий музеем театра Тинчурина Розалия Чабатова. Артисты театра Тинчурина рассказали о спектаклях, поставленных на сцене театра по наиболее известным и этапным пьесам Карима Тинчурина с музыкой Салиха Сайдашева («Угасшие звезды», «Американ», «Голубая шаль» и «Без ветрил»).

Стоит отметить, что впервые на выставке представлены интереснейшие и уникальные предметы из фондов театра Тинчурина, Национального музея РТ, Музея Салиха Сайдашева, многие из которых никогда раньше не экспонировались, среди них – фрагменты декораций, костюмы и реквизит из спектаклей, а также личные вещи, фотографии, документы драматурга и композитора, которых связывала многолетняя дружба и совместное плодотворное творчество. Экспозиция также рассказывает о современной деятельности театра Тинчурина, который продолжает традиции, заложенные выдающимся драматургом.

Торжественное мероприятие вели народный артист РТ Зуфар Харисов и заслуженная артистка РТ Зульфия Валеева.

Выставка будет работать до 10 декабря.

Пресс-служба Татарского государственного

театра драмы и комедии имени К. Тинчурина

совместно с РИО – пресс-службой Национального музея РТ

КӘРИМ ТИНЧУРИННЫҢ ТУУЫНА 130 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН УРТАК КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛДЫ

14 сентябрьдә ТР Милли музеенда татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган «СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә кунакларын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, ТР Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова сәламләде.

Экспозиция белән Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинова һәм Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова таныштырды. Тинчурин театры артистлары исә әлеге театр сәхнәсендә Кәрим Тинчурин пьесалары буенча куелган «Сүнгән йолдызлар», «Сакла, шартламасын!», «Американ» һәм башка спектакльләр турында сөйләде.

Ике шәхесне Кәрим Тинчуринны һәм Сәлих Сәйдәшевне театр берләштерә. Бөек драмматургның спектакльләренә көйне татар компазиторы яза.

Искәртеп узыйк: күргәзмәдә беренче тапкыр тамашачы игътибарына Тинчурин театры, ТР Милли музее, Салих Сәйдәшев музее фонларында сакланган, моңа кадәр күрсәтелмәгән кызыклы һәм уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Алар арасында – спектакльләрдән декорацияләр фрагментлары, киемнәр, реквизитлар, шулай ук драматургның һәм компазиторныж шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. Экспозиция шулай ук Тинчурин театрының бөек драматург тарафыннан нигез салынган традицияләрне дәвам иткән бүгенге иҗат эшчәнлеге турында сөйли.

Тантананы Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов белән Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева алып барды.

Күргәзмә 10 декабрьгә кадәр эшләячәк.

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры,

ТР Милли музее матбугат хезмәтләре

крупнейшее в Татарстане научно-исследовательское и культурно-образовательное учреждение, имеющее общенациональное значение.

Оставить ответ